Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда Президент сайлауларына килүчеләр 18:00 сәгатькә 80 проценттан артып китте

0
Татарстанда Президент сайлауларына килүчеләр 18:00 сәгатькә 80 проценттан артып китте

Татарстанда Россия Президентын сайлауга килүчеләр саны 18:00 сәгатьтә 80 проценттан артып китте. Бу хакта үзләренең Телеграм-каналда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.

«ГАС «Выборы» системасының беренчел мәгълүматлары буенча Татарстанда Россия Президенты сайлауларына килүчеләр саны 17 мартта, 18:00 сәгатьткә 81,47 процентны тәшкил итте», – диелә хәбәрдә.

Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

Сайлауларның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар тавыш бирде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *