Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Социаль челтәрләрдә «Гаиләбез белән - сайлауларга» телемарафонын карау 70 меңнән арткан

0

Социаль челтәрләрдә унике сәгать дәвам иткән «Гаиләбез белән - сайлауларга» телемарафонын 73,3 меңнән артык кеше караган. Бу хакта «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Проектның туры трансляцияләсе «ТНВ» телеканалында Россия Президентын сайлауларының соңгы көнендә иртәнге сәгать сигездә башланды. Унике сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясады: танылган Татарстан гаиләләре, йолдызлар, медиашәхесләр һ.б.

17:00 сәгатьтә туры эфирда «ТНВ» студиясенә 31 гаилә килгән, «Болгар Радиосы», «Ак Барс Арена» янындагы гаилә фестиваленнән дә туры трансляцияләр бара. «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең дүрт пар алып баручылары, «Шаян ТВ» каналының унике алып баручысы эшли.

«Татарстан Хәбәрләре» махсус чыгарылышлары барышында сайлау участокларыннан репортажлар, халыкның сайлау участогына килүе турында мәгълүмат, Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган нәтиҗәләрне карарга мөмкин.

  • Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *