Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ленинград камалышыннан эвакуацияләнгән Людмила Хитрина Казанда сайлауларда катнашты

0
Ленинград камалышыннан эвакуацияләнгән Людмила Хитрина Казанда сайлауларда катнашты

Ленинград камалышы вакытында эвакуацияләнгән сугыш ветераны, хәзер Казанның Мәскәү районында яшәүче Людмила Хитрина Россия Президенты сайлауларында тавыш бирде. Сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килделәр, дип хәбәр итә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәте.

«Өйдә тавыш бирү — сайлау участогына җитди сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен сайлауларда катнашуның иң яхшы ысулы», – дип билгеләп үтелә телеграм-каналда.

1942 елда Людмила Хитрина гаиләсе белән камалышлы Ленинградтан Ладога күле аша эвакуацияләнә. Соңрак әлеге гаилә Казанга күченә. Людмила Александровна Киров районының 32нче мәктәбен тәмамлый, озак еллар хисапчы булып эшли. Быел аңа 89 яшь тула, әмма олы яшьтә булуына карамастан, ул ил тормышында актив катнашуын дәвам итә.

  • Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
  • Беренче көнне Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган шәхесләр үз тавышларын бирде.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *