Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

ТР прокуратурасы пенсионеры Рамил Хәлиуллин вафат булган

0

Бүген 60 яшендә Татарстан Республикасы прокуратурасы пенсионеры Рамил Хәлиуллин вафат булган. Бу хакта республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР прокуратурасы

Рамил Хәлиуллин 1983 елның июленнән 1985 елның августына кадәр Әфганстан Республикасында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Анда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен «Хәрби хезмәтләре өчен» һәм «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан» медальләре, шулай ук СССР Югары Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнә.

1994 елда КДУның юридик факультетын тәмамлаганнан соң Рамил Хәлиуллин ТР прокуратурасына эшкә керә, анда тикшерүчедән балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокурорына кадәр юл үтә.

2003 елда ул Татарстан Прокуратурасының тикшерү идарәсе прокуроры була һәм 2011 елда отставкага чыкканчы хезмәтен дәвам итә. Күпьеллык тугры хезмәте өчен Рамил Хәлиуллин республика прокуратурасы җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.

Татарстан Республикасы прокуратурасы коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Хушлашу иртәгә, 18 мартта «Казан Нуры» мәчетендә булачак. Җирләү вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *