Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев Президент сайлауларында катнашты
«Беренчеләр хәрәкәте»нең Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев гаиләсе белән Казандагы 70 нче сайлау участогында президент сайлауларында тавыш бирде. Бу хакта «Татарстан Республикасы» газетасы яза.
Бариев сөйләгәнчә, балачагында аны әти-әнисе үзләре белән сайлауга йөрткән һәм шулай итеп һәр сайлаучының тавышы мөһим булуын күрсәткәннәр. Хәзер депутат үзе улына үрнәк күрсәтә.
«Хәзер мин дә шулай ук улымны алам һәм гаиләбез белән бергә киләчәгебезне сайларга барабыз», – дигән ул.
Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
Сайлауларның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар тавыш бирде.