Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышы ветераны Президент сайлауларында катнашты

0
Яңа Чишмә районында Бөек Ватан сугышы ветераны Президент сайлауларында катнашты

Яңа Чишмә районындагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Быков Россия Президенты сайлауларда өендә тавыш бирде. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы яза.

«Мин бер сайлауны да калдырмыйм, быел сәламәтлек бераз какшап тора, шуңа күрә өйдә сайлыйм», – диде ул.

Ул һәр сайлаучыга сайлауларда катнашу һәм көчле Россия, тыныч күк йөзе өчен тавыш бирү мөһим, диде.

Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.

Сайлауларның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар тавыш бирде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *