Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә алтынчы махсус номинациядә җиңүче билгеле булды

0

«Гаилә белән сайлыйбыз!» республика бәйгесендә «Иң күп санлы гаилә» номинациясендә махсус бүләкне Наталья Зиннурова отты. Җиңүчегә кухня машинасын тапшырачаклар дип хәбәр итә оештыручылар «ВКонтакте» төркемендә.

Онлайн тавыш бирү өчен сайлау участогында булган һәм «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзекләре белән фотога төшкән татарстанлыларның 9 фотосы сайлап алынган.

Шулай ук оештыручылар тагын ике катнашучыга өстәмә бүләк биргән. Өстәмә бүләккә Евгения Евсеева (пароварка) һәм Наталья Ершова-Шаронова (портатив колонка) лаек булды.

Барлыгы алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән: «Иң креатив гаилә», «Иң елмаючан гаилә», «Иң дус гаилә», «Иң җитлеккән гаилә», «Иң яшь катнашучылы гаилә» һәм «Иң күп санлы гаилә».

Алдарак «Татар-информ» «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны эфирында өченче Lada Vesta автомобилен уйнаттылар дип язган иде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *