Илсур Метшин: Казан Россия Президентын сайлауда рекордлы нәтиҗә күрсәтте
Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Россия Президентын сайлауда Казан халкының актив катнашуын әйтте.
«Барыгызны да сайлауның уңышлы узуы белән котлыйм. Якынча мәгълүматлар буенча, Казан Россия Президентын сайлауда рекордлы нәтиҗә күрсәтте, ул 72,7 процент тәшкил итте. Тавыш бирүнең беренче көнендә, җомгада ук халыкның активлыгы сизелде. Сайлау участокларында җитди закон бозу очраклары теркәлмәде», - дип белдерде мэр.
«Якынча мәгълүматлар буенча, сайлаучылар илнең гамәлдәге Президенты Владимир Владимирович Путинга 86 проценттан артык тавыш биргән. Әйдәгез, шундый нәтиҗә белән котлыйк!» - диде Метшин, киңәшмәдә катнашучыларның алкышлары астында.
Күпләр сайлау участокларына гаиләләре белән килде. Мэр фикеренчә, бу чыннан да бәйрәм иде. Шуңа бәйле рәвештә, ул «Гаилә белән сайлыйбыз!» дигән шигарьне искә төшерде.
«Сайлау участокларында тынычлык һәм бәйрәм рухы тантана итте», - диде Метшин.
Тавыш бирүчеләр өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү, сайлау участокларында ярминкәләр (һ.б.) оештыру буенча да казанлылардан шәһәр хакимиятенә уңай фикерләр күп килде. «Ак Барс Арена» янындагы гаилә фестиваленә 51 меңнән артык тамашачы җыелды, алар арасында казанлылар гына түгел, Татарстанның башка шәһәр-районнарында яшәүчеләр дә бар иде.