Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Марат Хөснуллин россиялеләрне Кырымның Россиягә кушылу көне белән котлады

0

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин россиялеләрне Кырымның Россиягә кушылу көне белән тәбрик итте.

Хөснуллин үзенең видеокотлавында билгеләп үткәнчә, 10 елны тарих масштабында зур чор дип әйтеп булмый, әмма Кырымның формалашу тарихында шушы вакыт эчендә тамырдан үзгәрешләр булды.

«Махсус операция зонасына якын булуга да карамастан, 2023 елда әлеге төбәк логистика мәсьәләләрендә берьюлы берничә күрсәткеч буенча үсеш күрсәтте», - диде Хөснуллин һәм Кырымда күпер ачу белән генә тукталып калмауларын, ә тагын да алгарак китүләрен: яр буена төшә торган юллар төзи, муниципаль челтәрне төзекләндерә башлауларын билгеләп үтте.

«Дистәләгән социаль объектлар – балалар бакчалары, мәктәпләр сафка басты. Өстәвенә кайбер хастаханәләр, мисал өчен, халыкара дәрәҗәдәгеләре инде файдалануга тапшырылды һәм эшли», - диде спикер эш нәтиҗәләре турында.

Кырымда шулай ук эчәргә яраклы су проблемасын хәл иттеләр һәм хәзерге вакытта чистарту корылмалары төзү белән шөгыльләнәләр.

«Мин Кырымның киләчәге дә, перспективалары да зур дип саныйм», - диде Хөснуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, ярымутрауда барлык югары нәтиҗәләргә РФ Президенты Владимир Путин раслаган Кырымны социаль-икътисади үстерү буенча федераль максатчан программа нәтиҗәсендә ирешелгән. Сүз уңаеннан, әлеге программа 2030 елга кадәр озайтылды.

«Кырым халкын моннан 10 ел элек Россия составына керергә карар кылулары белән котлыйсым килә. Аларга бәхет, сәламәтлек һзм иминлек телим. Без ярымутрау чәчәк атсын өчен эшебезне дәвам итәчәкбез», - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *