Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Чит илләрнең лидерлары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котларга кереште

0
Чит илләрнең лидерлары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котларга кереште

Тавышларны рәсми төстә санау әле тәмамланмаса да, чит илләрнең лидерлары Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путинны дәүләт башлыгын сайлауда җиңүе белән тәбрик итәргә кереште.

Венесуэла Президенты Николас Мадуро моны беренчеләрдән булып эшләде.

Никарагуа Президенты Даниэль Ортега Путинның җиңүендә «кешелекнең алыштыргысыз тотрыклылыгына өлеш» күргән.

Куба җитәкчелеге исеменнән Россиянең гамәлдәге лидерын сайлауда җиңүе белән әлеге илнең тышкы эшләр министры Бруно Родригес Паррилья тәбрик итте. Соңрак котлауларга Куба Президенты Мигель Диас-Канель дә кушылды.

Боливия Президенты Луис Арсе X социаль челтәрендә белдергәнчә, Путинның ышанычлы җиңүе «Россиянең батыр халкының суверенитет һәм даими үсеш тирәсендә берләшүен» раслый.

Үз чиратында, Гондурас Президенты Сиомара Кастро X социаль челтәрендә Россиянең гамәлдәге лидерының сайлаудагы уңышын ышанычлы җиңү дип атады һәм аңа үз исеменнән, шулай ук үзе җитәкләгән Латин Америкасы һәм Кариб бассейны илләре бергәлеге (СЕЛАК) исеменнән котлау сүзләре юллады.

Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон «Ховар» агентлыгы урнаштырган котлау телеграммасында искәрткәнчә, ул тавыш бирү нәтиҗәләрендә Путинның «сәяси абруе югары булуында тагын бер ачык дәлил» күргән.

Путинны Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев та тәбрик итте.

Корея Халык Демократик Республикасының югары җитәкчесе Ким Чен Ын да Путинны яңадан сайлануы белән котлады. Төньяк Корея лидерының котлау телеграммасын РФ Тышкы эшләр министрлыгына әлеге илнең Мәскәүдәге илчесе Син Хон Чхор тапшырачак, дип хәбәр итә Кореяның Үзәк телеграм агентлыгы.

Мьянма Премьер-министры Мин Аун Хлайн ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында Россия һәм аның Президентының тышкы сәяси курсын тулысынча хуплавын белдерде.

Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговинаның бер өлеше) Президенты Милорад Додик X социаль челтәрендә белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре россиялеләрнең дәүләт башлыгына ышанычы гаять зур булуы хакында сөйли.

Хәзерге вакытта беркетмәләрнең 99,79 проценты эшкәртелгән. Нәтиҗәдә, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин - 88,29 процент, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,30 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,84 процент һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР) 3,21 процент тавыш җыйган. Татарстанда исә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгән һәм гамәлдәге Президент 88,74 процент тавыш җыюга ирешкән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *