Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Әлмәттә боз катламы төшкән биш айлык баланың хәле билгеле

0

Әлмәттә боз катламы төшү аркасында зыян күргән биш айлык бала нейрохирургия бүлегендә күзәтү астында, аның тормышына куркынычы янамый. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, узган җомгада Әминов урамындагы педиатрия клиникасы янында 10 каттагы балкон түбәсеннән бозлы кар өеме төште. Нәтиҗәдә биш айлык бала зыян күрде. Баланы әнисе беренче каттагы поликлиникага коляскада алып килгән булган. Ябык баш сөяге-мие җәрәхәте белән малай баланы хастаханәнең реанимация бүлегенә алып китәләр. Моннан тыш, 33 яшьлек ир-ат та имгәнгән.

«Ике пациентка да махсус медицина ярдәме күрсәтелде. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең берсе алга таба күзәтү өчен нейрохирургия бүлегендә тора, тормышына куркынычы янамый. Икенче пациент табиб тикшерүеннән соң амбулатор дәвалануга җибәрелде», - диде ул.

Әлмәтнең үсеш департаменты директоры Кирилл Сафонов әлеге хәлдән соң барлык мәгълүматның тикшерү үткәрү өчен контроль-күзәтчелек органнарына оператив рәвештә тапшырылуын билгеләп үтте.

«Түбәләрне чистарту чаралары алып барыла. Кар һәм боздан 65 проценттан артык түбә чистартылды, эшләр дәвам итә», - дип белдерде Сафонов.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *