Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда җылы булачак, явым-төшем көтелми

0
Татарстанда җылы булачак, явым-төшем көтелми

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төннәрен элеккечә салкын булачак, аның каравы көндез термометр баганалары нульдән югарыга менәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Бары тик иртәгә, 19 мартта, төньяк циклонның тонык атмосфера фронты үтү аркасында төнлә урыны белән кар һәм юеш кар, томан булуы мөмкин. Әмма көндез авышкан антициклон йогынтысында җитди явым-төшем көтелми. Төнлә -2.. -7 градус, урыны белән -12 градус температура булачак. Көндез - 1..-4 температура көтелә.

Аннары 20 һәм 21 мартта республикада явым-төшемсез аз болытлы һава көтелә. Төнлә 7-13 градуска кадәр салкын, ә аязганда -18 градуска кадәр температура фаразлана. Тәүлекнең якты вакытында – 0..+5 градус.

Якынча, җомга һәм шимбә, 22 һәм 23 мартта, вазгыять үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтималы юк. Төнлә термометр баганалары -6..-11 градус, ә көндез исә +1...-6 градус күрсәтәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *