Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россиянең топ-30 төбәгенә керде

0
Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россиянең топ-30 төбәгенә керде

Татарстан Республикасы 2023 елда тармакларда хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында 30 урынны яулады. Тикшерүне РИА Новости экспертлары үткәрде.

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча иң югары хезмәт хакы химия сәнәгатендә билгеләнгән, ул 90 мең сумны тәшкил иткән.

Рейтингның лидерлары Мәскәү (илнең башкаласында финанс хезмәтләре күрсәтүчеләр максималь хезмәт хакы ала, алар 256 мең сум акча эшли), Сахалин өлкәсе (монда табу тармагы хезмәткәрләре 232 мең сум акча эшли) һәм Ямал-Ненец автономияле округы (анда нефть һәм газ табу белән шөгыльләнүчеләр 220 мең сум акча эшли).

Тармак хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең беренче унлыгына шулай ук Мурманск өлкәсе, Саха Республикасы (Якутия), Чукотка автоном округы, Камчатка крае, Ненец автоном округы, Санкт-Петербург һәм Магадан өлкәсе кергән.

Максималь хезмәт хаклары IT өлкәсендә теркәлгән төньяк башкаладан тыш, әлеге субъектларның югары күрсәткечләре балыкчылык һәм табигый казылмалар чыгару (нефть һәм газ, шулай ук кыйммәтле металларны да кертеп) белән бәйле.

Абсолют аутсайдер Калмыкия Республикасы булып чыккан. Анда узган ел нәтиҗәләре буенча иң югары хезмәт хакы 47 мең сумны тәшкил иткән. Мордовиядә, Псков һәм Иваново өлкәләрендә, Алтай краенда вәзгыять бераз гына яхшырак. Бу регионнарда иң югары хезмәт хакы дәүләт хезмәте тармагында.

Гомумән алганда, экспертлар фикеренчә, Россия хезмәт базары 2023 елда үзгәрүен һәм яңа икътисади чынбарлыкка яраклашуын дәвам итте. Алар төп проблема буларак «эшсезлек буенча тарихи минимумнарны яңартуга, эш бирүчеләрнең көчле конкуренциясенә һәм хезмәт хакларының сизелерлек үсешенә китергән кадр ресурсларының кимүен» атый.

Элегрәк ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда уртача хезмәт хакы күләмен 2024 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча атаган иде. Татарстанстат иң югары хезмәт хаклары булган республика икътисадының өлкәләрен санап чыкты. Россия президенты Владимир Путин ил буенча уртача хезмәт хакы үсешен 2023 елда 7,7 процент дип бәяләде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *