Финанс министрлыгы 2023 елга гадиләштерелгән система буенча салым түләү турында искәртте
Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр 2023 ел өчен еллык салым декларациясен оешмалар өчен – 2024 елның 25 мартыннан, ә шәхси эшкуарлар өчен 2024 елның 25 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Бу хакта ТР Финанс министрлыгында хәбәр иттеләр.
2023 ел нәтиҗәләре буенча салымның үзенә килгәндә, оешмалар аны бюджетка – 2024 елның 28 мартыннан, ә шәхси эшкуарлар агымдагы елның 28 апреленнән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.
Элегрәк ТР Финанс министрлыгы 2024 елның беренче ике ае өчен республика бюджетына акцизлардан күпме акча керүе хакында хәбәр иткән иде.