Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстан Иҗтимагый палатасы: Халык балаларының киләчәге өчен тавыш бирде

0

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар тыныч шартларда узды, бәхәсле хәлләр һәм хокук бозулар турында шикаятьләр булмады. Кешеләр сайлау участокларына ышанычлы рәвештә килделәр. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ»га өч көнлек сайлаулар нәтиҗәләре турында шундый фикерен белдерде.

«Россия Президентын сайлау көннәрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының барлык әгъзалары, экспертлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәмәгать күзәтү үзәгендә эшләде. Без муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советлар рәисләре белән элемтәдә тордык. Кешеләрнең чыннан да тавыш бирүдә актив катнашуы турында хәбәрләр килеп торды. Тавыш бирү өч көн булуга карамастан, беренче көннән үк иртәнге сәгать сигезгә тулы хезмәт коллективлары, гаиләләре белән килделәр», - диде ул.

Мәсәлән, муниципаль берәмлекләр белән беренче элемтә вакытында ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләренә Ютазы районы халкының башкаларга караганда иртәрәк тавыш бирергә килүе турында хәбәр иттеләр. Чөнки аларга эш урыннары барырга кирәк булган.

«Ветераннар һәм яшьләребез, студентларыбызның сайлауларга бәйрәм рухы белән килүләре сөендерде. Шул ук вакытта алар бу процедурага җаваплы карадылар», - диде Вәлиева.

Спикер билгеләп үткәнчә, кешеләр сайлауларда җитди һәм аңлы рәвештә катнаша. «Битараф калучылар, «миннән башка да ярый» дип уйлаучылар булмады. «Һәр кеше үз позициясен белдерүе яхшы. Кешеләр әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне һәм үсеш дәрәҗәсен хуплыйлар», - дип аңлатты «Татар-информ» әңгәмәдәше.

«Соңгы елларда бездә күп санлы мәгариф киңлекләре барлыкка килде, яңа юллар һәм күперләр төзелде, инфраструктура үсеш алды, яңа медицина учреждениеләре барлыкка килде», - дип билгеләп үтте Вәлиева.

Татарстанда сайлауларның беренчел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе аларның көтелгән булуын хәбәр итте.

«Кешеләр үз позицияләрен, кәефләрен һәм өметләрен белдерделәр. Халык Татарстан һәм Россиянең киләчәге, балаларының киләчәге өчен тавыш бирде», - дип йомгаклады ул.

Беркетмәләрнең 99,79 проценты саналу нәтиҗәсендә гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин 87,30 процент тавыш җыйган, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,3 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,84 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3,21 процент. Татарстанда 100 процент беркетмәне эшкәртү нәтиҗәләре буенча гамәлдәге Президент 88,74 процент тавыш җыйды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *