Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ашханәдә тукланганнан соң «НәфисКосметикс»ның 40 хезмәткәре сальмонеллез белән авырый

0

«НәфисКосметикс» хезмәткәрләре ашханәдә төшке аш ашаганнан соң агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә сөйләделәр.

«2024 елның 17 мартыннан 18 мартына кадәр «НәфисКосметикс» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре арасында 40 сальмонеллез очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысы да 15 мартта оешманың ашханәсендә тукланганнар. Ашханәдә туклану хезмәтләрен индивидуаль эшкуар Сабирҗан М.Р. күрсәтә. Авырулар Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә. 17 кешедә лаборатор рәвештә сальмонелла табылган, калган анализлар тикшерелә», - диделәр ведомствода.

Ашыгыч хәбәр алганнан соң, Роспотребнадзор авыруның барлыкка килү шартларын билгеләү өчен санитар-эпидемиологик тикшерү уздырган. Роспотребнадзор хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохит объектларыннан пробалар алган, персоналны тикшергән. Хәзер пробаларны лабораториядә анализлыйлар.

Санитар табиблар предприятие ашханәсендә санитар таләпләрнең бозылуын ачыклаган: анда яраклылык вакыты чыккан азык-төлек чималы һәм туклану продуктлары сакланган, чимал һәм ярымфабрикатларга тиешле документлар булмаган.

Шулай ук Роспотребнадзор җитештерү цехларының канәгатьләнерлек булмаган санитар-техник һәм санитар-гигиена халәтен теркәгән. Маркировка бозылу һәм яшелчәләрдә черү билгеләре булу сәбәпле, гомуми авырлыгы бер тоннага тигез булган 43 партия продукция яраксызга чыгарылган.

Җитештерү биналарын планлаштыруда да кагыйдә бозулар ачыкланган: технологик процессларның эзлеклелеге тәэмин ителмәгән, чимал һәм әзер продукция бергә кисешкән, савыт-сабаларны юу һәм дезинфекцияләү режимы бозылган, медицина тикшеренүе узу һәм персоналга уздырылырга тиешле санитар-гигиена өйрәтүләре буенча хокук бозулар билгеләнгән.

«Ачыкланган хокук бозулар буенча идарә тарафыннан ИП Сабирҗан М.Р. эшчәнлеген административ туктату турында судка материал әзерләнгән. Ашханә бинасы ябылган. Идарә шулай ук эпидемиягә каршы чараларны тулы күләмдә оештырган. Шулай итеп, контактлы затларга медицина күзәтүе билгеләнгән, ашханәдә йомгаклау дезинфекциясе үткәрелгән. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә. Ситуация контрольдә тотыла», - дип ассызыкладылар ведомствода.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, прокуратура әлеге вакыйга буенча тикшерү башлаган.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *