Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Таткрафт»ның дүртенче турниры башланды - катнашучылар уенда Татарстан районнарын төзи

0

«Таткрафт»ның дүртенче турниры старт алды. Катнашучылар «чишмә башына әйләнеп кайтачак» һәм зур шәһәрләр урынына Татарстан районнарының объектларын төзи башлаячак. Бу турында «Миллиард.Татар» редакциясе сөйләде.

Яңа сезонда катнашучылар республикадагы 41 районның мәдәни мирас объектларын, табигать һәйкәлләрен төзү белән шөгыльләнәчәк. Яңа конкурсның экологик юнәлеше булачак - проектлар Татарстанның матурлыгын Майнкрафт киңлегендә чагылдырырга тиеш.

Объектларны партнерларның социаль челтәрләрендә тавыш биреп, халык үзе сайлаячак. Шулай ук ТР Экология министрлыгы тәкъдим иткән Татарстанның иң танылган 10 табигать ядкәрен ясау белән шөгыльләнәчәк волонтерларны махсус призлар да көтә.

Моннан тыш, конкурсның яңа этабы Иннополис ягыннан кызыксыну уяткан.

«Иннополиста зур геймдев-бергәлек бар. Биредә яшәүчеләр арасында уеннар, шул исәптән аларны эшләү белән мавыгучы кешеләр күп. 2020 елда безнең студентлар хәтта Minecraftта Иннополис Университетын төзеделәр һәм информатика буенча онлайн-дәресләр уздырдылар. Моннан тыш, бу – бөтен дөнья кешеләре өчен безнең инновацион шәһәр белән танышу мөмкинлеге. Иннополиста гадәти булмаган футуристик стильдәге архитектура. Бәйгедә катнашучыларның шәһәрне уенда ничек ясаячаклары кызык!» - дип белдерде фән шәһәре мэры Руслан Шагалиев.

«Таткрафт»ның беренче сезоны 2022 елда узды - анда катнашучылар Майнкрафт галәмендә Казанның төп күренекле урыннарын төзеделәр. 2023 елның гыйнвар-февраль айларында узган «Таткрафт 2.0» аннан алдагы юнәлешен дәвам итте, әмма аның үзенчәлеге булып Идел Болгары башкаласы Биләр җәмигъ мәчетен төзү торды.

Өченче конкурс шулай ук 2023 елда узды - 14 июльдән 7 августка кадәр. Ул конкурсларның иң масштаблысы дип танылды. Аның кысаларында төбәкнең эре шәһәрләренең - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәтнең күренекле урыннары төзелде. Әлеге шәһәрләрнең администрациясе белән хезмәттәшлек алып барылды.

Татарстанның төп спорт клубларының - «Ак Барс» хоккей клубы, «Рубин» футбол клубы, «Нефтехимик» хоккей клубының ареналарын төзү аерым юнәлеш булды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *