Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Әлфия Когогина сайлау нәтиҗәләре турында: Бу халыкның санкцияләргә һәм агрессиягә җавабы

0
Әлфия Когогина сайлау нәтиҗәләре турында: Бу халыкның санкцияләргә һәм агрессиягә җавабы

Россия Президентын сайлау нәтиҗәсе күпмилләтле халыкның илебезгә каршы санкцияләргә һәм агрессиягә каршы җавабы булып тора. Бу хакта «Татар-информ»га узган президент сайлаулары нәтиҗәләрен шәрехләп, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белдерде.

«Россия Федерациясе Президенты сайлауларында гражданнарыбызның прецедентсыз активлыгы һәм Владимир Владимировичның (Путин – иск.) шаккатыргыч нәтиҗә белән җиңүе, – ул күпмилләтле бердәм халыкның безнең илгә каршы санкцияләргә һәм агрессиягә каршы җавабы», - диде ул.

«Минем уйлавымча, мондый нәтиҗә табигый. Һәм бу Россиянең чәчәк атуы, барлык фронтларда - окопларда да, икътисадта да, социаль-мәдәни өлкәдә дә җиңүе өчен берләшеп, халыкың көчле лидер янына басуын күрсәтә», - дип фикерен белдерде депутат.

Өч көнлек Россия Президентын сайлаулар илдә 15-17 мартта узды. Рәсми нәтиҗәләрне үзәк сайлау комиссиясе 21 мартта игълан итәргә планлаштыра. 100 процент беркетмәне санау нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйган, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков (»Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) - 3,2 процент.

Татарстанда, үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, хәзерге Президент 100 процент бюллетеньне эшкәртү нәтиҗәләре буенча 88,74 процент тавыш җыйган, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *