Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә яшьләр ифтары узды

0
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә яшьләр ифтары узды

Мәскәү татарлары автономиясенең яшьләр хәрәкәте, «Яшьләр» берләшмәсе Татарстан Республикасы тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы ярдәме белән Татар мәдәни үзәгендә яшьләр ифтары уздырды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кунаклары ай буе дәвам иткән һәм һәм мөселманнарның җылы дустанә атмосферада рухи камилләшү белән шөгыльләнү өчен бергә җыелуын күздә тоткан җәмәгать активлыгы белән үрелеп барган Рамазан уразасының мөхитенә чумды.

Чара башланыр алдыннан җыелучыларны ТР Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов сәламләде.

Татар мәдәни үзәгендә Әсхәт хәзрәт Гыйматдиновның вәгазьләре, тарихчы Марат Сәфәровтан Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тарихы турындагы лекцияне, артистлар чыгышларын һәм ислам нигезләренә багышланган викторинаны күздә тоткан махсус программа әзерләнгән. Викторинаның җиңүчеләренә призлар тапшырылды. Кичәдә катнашучылар барысы да күтәренке кәеф һәм рухи бердәмлек хисе алып кайтып китте, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *