Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Транспорт салымын гамәлдән чыгару турында закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр

0

Сергей Миронов җитәкчелегендәге «Гадел Россия - хакыйкать өчен» депутатлар төркеме 2025 елдан башлап Россия Федерациясендә транспорт салымын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Бу хакта РИА Новости Парламентның Түбән палатасының мәгълүмат базасына сылтама белән хәбәр итә.

«Транспорт салымының төп гаделсезлеге шунда ки, ул транспорт чарасының двигателен куллану срогы һәм башка характеристикалардан чыгып түгел, ә двигательнең куәтенә бәйле рәвештә исәпләнә. Нәтиҗәдә, автомобиль рулендә көн саен берничә сәгать вакыт уздыручылар да, елына берничә тапкыр дачага гына барган кешеләр дә бер үк сумманы түләргә мөмкин», - дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.

Документ авторлары фикеренчә, милеккә ия булу факты өчен түгел, ә аны тиешле акцизлар белән куллануның интенсивлыгы өчен дәүләткә түләү схемасы гаделрәк булып күренә. Мондый очракта «кулланучы йөргәне өчен түли» принцибы эшләячәк. Һәм бу түләүнең гаделрәк формасы, дип саный алар.

Шуңа күрә закон проекты Салым кодексының 28 мәддәсен һәм транспорт салымына кагылышлы нигезләмәләрне регламентлаштыручы аерым маддәләрен үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.

Финанс-икътисади нигезләмә буенча, мондый закон кабул итү РФ субъектлары бюджетының ел саен 200 миллиард сум күләмендә керемен югалтуга китерәчәк. Аларны компенсацияләү максатыннан РФ территориясендә җитештерелә торган 5 класслы бензинга акцизлар исәпләү нормативын үзгәртергә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта федераль бюджетка күчерелә торган суммалар төбәк бюджетларына күчереләчәген күздә тотканда, бу «транспорт салымын бетерүгә бәйле рәвештә югалган керемнәрне якынча 70 процентка капларга мөмкинлек бирәчәк».

Шулай ук әлеге депутатлар төркеме транспорт салымын бетерүгә бәйле рәвештә бюджет кодексына үзгәрешләр кертә торган иярчен-закон да тәкъдим иткән, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *