Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Нияз Игъламов Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлады

0
Нияз Игъламов Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлады

Танылган театр белгече Нияз Игъламов Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлады.

«Мин аны рус телле әдәбият буенча әдәби консультант итеп чакырдым. Аңа рус телле әдәби процессны җанландыру максаты йөкләнде», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бүген биредә минем беренче эш көнем. Мин республикада рус телле әдәбиятны үстерүгә кечкенә генә бер өлеш кертә алсам яхшы булыр иде. Бүген инде ике кеше белән сөйләштем. Әлбәттә, мин киңәш кенә бирә алам, минем башка рычагларым юк. Әмма талантлы кешеләргә ярдәм итәсе килә», - диде Нияз Игъламов.

Ул үзенең төп эш урыны «Әкият» курчак театрында булуын ассызыклады.

Татарстан Язучылар берлегендә Рус телле әдәбият буенча консультант булып төрле елларда шагыйрә Лилия Газизова, язучы, тәрҗемәче Галина Зәйнуллина эшләде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *