Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Эбрахим Раиси Владимир Путинны Россия Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады

0

Россия Президенты Владимир Путин Иран коллегасы Эбрахим Раиси белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эбрахим Раиси Владимир Путинны РФ Президенты вазифасына яңадан сайлануы белән җылы котлады. Ул шулай ук Россия-Иран дустанә мөнәсәбәтләренең алга таба да үсүен дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде», - диелгән хәбәрдә.

Лидерлар ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышты. Шул исәптән алар сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү һәм уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләште.

Моннан тыш, алар Палестина-Израиль конфликты зонасындагы кризислы хәл турында фикер алышты, корбаннар саны арту һәм Газада гуманитар хәл начараю турында борчылу белдерделәр.

Президентлар Россия һәм Иранның гамәлләрен алга таба күп яклы мәйданчыкларда координацияләү турында килеште. Шул исәптән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС кысаларында (Иран БРИКСка тулы хокуклы катнашучы буларак кушылды).

Путин Иран Югары җитәкчесе Сәед Али Хаменеига изге теләкләрен җиткерде, шулай ук Иран халкын Изге Рамазан ае һәм якынлашып килүче Нәрүз яз бәйрәме белән котлады.

Россия Президентын сайлауда участок сайлау комиссияләре беркетмәләрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәсе буенча, дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйды.

КПРФ партиясеннән кандидат Николай Харитонов 4,31 процент, ә өченче урынны алган Владислав Даванков («Яңа кешеләр») 3,85 процент тавыш җыйган. ЛДПР вәкиле Леонид Слуцкий өчен сайлаучыларның 3,20 проценты тавыш биргән.

Татарстанда беркетмәләрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәсендә хәзерге Президент 88,74 процент тавыш җыйды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәсми нәтиҗәләрне 21 мартта игълан итәргә планлаштыра.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *