Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Амур өлкәсендә рудниктагы тау токымнары ишелгән, хәрабәләр астында 13 кеше калган

0

Амур өлкәсендә тау металлургия комбинатының «Пионер» руднигында тау токымнары ишелгән, хәрабәләр астында 13 кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

«Урында тауда коткаручылар эшли. Җимерекләр астында калган кешеләр аларга ярдәм күрсәтеләчәген белә. Безнең коткаручылар максималь тизлек белән эшләргә тырыша. Ике сәгатьтә уртача 100-200 метр баралар. Туфрак урыны белән сыек, зур ташлар бар. Без тау сәнәгате эшчеләрен тизрәк табу өчен өстәмә көчләрне оператив җибәрергә әзер», - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков.

«Якынча мәгълүматлар буенча, җир асты юлында тау токымнары ишелгән. Эзләү-коткару операциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Нерюнгри һәм Хабаровск тауда коткаручылары катнаша. Алар — 114 хезмәткәр һәм 45 берәмлек техника. Приморьедан коткаручылар ярдәмгә килә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *