Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мөхәммәтшин татарстанлыларга Президентны сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бездә сайлауга килү буенча да, кандидатыбыз Владимир Путинны хуплау буенча да күрсәткечләр яхшы. Россия Президентын сайлауда Татарстанда сайлаучыларның 84,61 проценты, ягъни 2480516 кеше катнашты. Владимир Путин өчен сайлаучыларның 88,74 проценты тавыш бирде. Барыгызга да зур рәхмәт. Татарстан сынатмады дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы президиумы утырышында.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Монда шулай ук Гражданнар инициативалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр һәм мәгариф оешмалары музейлары конкурсын уздыру турында сөйләделәр.

«Россия Федерациясе Президентын сайлаулар безнең илнең язмышын күп елларга алдан билгеләде. Бу сайлауларда 76280000 кеше тавыш бирде, бу безнең гражданнарның зур ышанычы турында сөйли. Бу сайлау кампаниясендә партия үз алдына куйган барлык бурычлар да үтәлде», - диде «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак.

Андрей Турчак «Бердәм Россия» партиясенең Владимир Путинның президент сайлауларында җиңүенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Партия тарафдарлары арасыннан сайлауга 31,2 млн кеше килгән. Моннан тыш, партия кандидат өчен имзалар җыюда төп рольне уйнады. «3,5 миллион имзаның 2 миллионы «бердәмроссиялеләр» тарафыннан җыелган иде», - диде Турчак.

Партиянең генераль советы президиумы утырышында бүген махсус операциядә катнашучылар, шул исәптән Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты. Ул хәрби хезмәткәрләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм иткән өчен барысына да рәхмәт белдерде. Бүген ул Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды белән актив хезмәттәшлек итә. «Без мохтаҗларга адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәбез, шул исәптән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз», - дип сөйләде Рәсим Баксиков.

Бүген утырышта «Бердәм Россия» партиясенең алдагы сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әйтик, агымдагы елның сентябрендә 40 төбәктә 25 меңнән артык мандатны алыштыруга 67 сайлау кампаниясе була. Искәртик, агымдагы елның сентябрендә VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының депутатларын сайлау уза.

Россия Президентын сайлау өч көн - 15-17 мартта узды. Рәсми нәтиҗәләрне Үзәк сайлау комиссиясе 21 мартта тәкъдим итәргә планлаштыра. Беркетмәләрнең 100 процентын санау нәтиҗәләре буенча дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш ала, Николай Харитонов (КПРФ) — 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») — 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) — 3,2 процент.

Татарстанда, Үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, бюллетеньнәрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча хәзерге Президент 88,74 процент тавыш җыйган, Харитонов — 4,83 процент, Слуцкий — 3,93 процент, Даванков — 1,53 процент.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *