Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Марат Әхмәтов яшь язучылар белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште

0
Марат Әхмәтов яшь язучылар белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов гаиләле яшь татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты. Очрашу Татарстан Язучылар берлегенең яңа төзекләндерелгән бинасында үтте.

«Быелгы ел гаилә елы дип игълан ителде. Без Гаилә һәм туган тел темасына сезне тыңларга дип килдек. Сез һәрберегез гаиләле, балалар үстереп ятасыз. Бернинди шигем юк – барыгызны да милли гаилә дип кабул итәм. Туган тел өчен борчылып яшисездер. Тел язмышы өчен гаиләнең ролен таныган хәлдә, тел чылбырын өзмичә ничек сакларга икән? Гаилә ничек үтеп керергә?», дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов язучыларга.

Очрашуда катнашкан язучылар Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Батталова, Айсылу Имамиева, Эльмира Җәлилова, Булат Ибраhимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Әбүдарова, Илгиз Зәйниев, Резеда Гобәева гаиләдә һәм җәмгыятьтә телне саклау турында үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәр керттеләр.

Язучылардан мәктәп сәхнәләре өчен нәни пьесалар җыентыклары чыгару, «Сабыйга» журналын торгызу, Татарстан һәм татар тарихын өйрәткән подкастлар булдыру кебек һәм башка күп тәкдимнәр яңгырады.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *