Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Педофилиядә шикләнелүчеләр белән хәрби операциядә хезмәт итүгә контракт төзү тыелды

0

Дәүләт Думасы педофилиядә шикләнелүчеләр белән махсус хәрби операциядә хезмәт итү өчен контракт төзүне тыйды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай ук Россия Кораллы көчләре белән контрактларны иҗтимагый иминлеккә, конституцион төзелеш һәм дәүләт иминлеге нигезләренә каршы җинаятьләр кылуда, шулай ук террорчылыкта шикләнелүчеләр белән төзү тыелачак.

Элегрәк Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты парламент палатасына икенче укылышта махсус хәрби операция уздыру чорында контракт төзегән затларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү механизмы турында закон проектын кабул итәргә киңәш итте. Мондый механизм, иҗтимагый иминлеккә каршы, шулай ук дәүләтнең конституцион төзелеше һәм иминлегенә каршы аерым җинаятьләрдән тыш, зур булмаган һәм урта авырлыктагы җинаять кылуда шикләнелүчеләргә һәм гаепләнүчеләргә кагыла. Шул рәвешле РФ Кораллы көчләре белән контракт төзегәндә җинаять эше туктатылачак, ә җәза төре шартлы срокка үзгәртеләчәк.

Үзгәрешләр балигъ булмаганнарның җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр кылган, конституция төзелеше һәм дәүләт иминлеге нигезләренә, шулай ук террорчылык өчен хөкем ителгәннәр өчен гамәлдә түгел.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *