Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Путин: Федераль Җыенга юлламадагы планнар исәпләнгән һәм финанслар белән тәэмин ителгән

0

Федераль Җыенга юллама барышында билгеләнгән барлык бурычлар финанслар белән тәэмин ителгән һәм үтәлергә тиеш. Бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин президентлыкка кандидат буларак үзенең ышанычлы затлары белән очрашуында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Гражданнар барлык әйтелгәннәрнең һәм планда приоритет буларак билгеләнгәннәрнең тормышка ашырылуын көтә, дип ассызыклады ул.

«Ничек кенә булмасын, бу планнар Федераль Җыенга президент юлламасында бәян ителде. Төп нигезләмәләр - масштаблы. Иң мөһиме, алар барысы да исәпләнгән, финанслар белән тәэмин ителгән», - диде Путин.

Президент сайлаулары турында әйткәндә, ул мондый чаралардан соң һәм «ил гражданнарының зур ышанычын дәлилли торган мондый нәтиҗәдән соң», алда җаваплы эш көтә, дип билгеләде.

«Бу, әлбәттә, чыннан да зур җаваплылык йөкли, - диде дәүләт башлыгы. - Җаваплылык хисе күп тапкырга арта».

Ул сайлаулар барышында россиялеләрдән кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне гомумиләштерергә һәм үтәргә кушты.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *