Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Кызыл мәйданда Җиңү парадында махсус операциядә катнашучылар белән 9 мең кеше катнашачак

0

Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында 9 меңнән артык кеше катнашачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар, 75 корал һәм хәрби техника берәмлеге, авиация булачак. Бу хакта Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу ведомство коллегиясендә сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бу чарада тугыз меңнән артык кеше һәм җитмеш биш корал һәм хәрби техника берәмлеге, шулай ук Һава-космик көчләре авиациясе җәлеп ителәчәк», - дип сөйләгән министр.

Җәяүлеләр колоннасы составында полклар, батальоннар, гаскәрләр төре буенча роталар, шулай ук махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар, суворовчылар, кадет һәм музыка училищесында укучылар, яшь армиячеләр, казаклар, хәрби хатын-кызлар һәм җыелма хәрби оркестр узачак.

2024 елда хәрби парадлар Россиянең 28 шәһәрендә узачак. Аларда 50 меңнән артык кеше һәм меңгә якын корал һәм хәрби техника үрнәге катнашачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *