Владимир Путин: Без яңа Россия төзү юлыннан барачакбыз
Федераль Җыенга Юлламада билгеләнгән барлык максатлар да санап чыгылган һәм финанслар белән тәэмин ителгән. Ил җитәкчелеге алдында торган төп бурыч – яңа Россия төзү, барлык юнәлешләрдә дә аның ныклыгын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру. РФ Президенты Владимир Путин ышанычлы затлар белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Без барыбыз да бергәләп икътисад, оборона сәләте, сәнгать, дәүләтебез һәм аның дәүләт институтларын төзү буенча эчке сәясәт өлкәсендә – гомумән, барлык юнәлешләр буенча илебезне, Ватаныбызны тагын да ныгыту, җәлеп итүчәнрәк һәм нәтиҗәлерәк итү өчен яңа Россия төзү юлыннан атларбыз дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.
Путин билгеләп үткәнчә, моның өчен, Россия халкының ихтыярын да кертеп, кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Халык сайлау кампаниясе барышында һәм аның нәтиҗәләрендә үз фикерен шактый ачык күрсәтте.
Әмма хәтта төгәл куелган һәм финанс ягыннан тәэмин ителгән максатларга ирешү өчен дә тырыш хезмәт, инициатива һәм иҗади якын килү мөһим, диде дәүләт башлыгы.
«Минем инануымча, боларның барысы да тормышыбызның максатын тәшкил итә», - дип сүзен төгәлләде Президент.
Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итте. Үзәк сайлау комиссиясе рәсми нәтиҗәләрне 21 мартта тәкъдим итәчәк. Беркетмәләрне 100 процент эшкәртү нәтиҗәләре буенча, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин – 87,28, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85, Леонид Слуцкий (ЛДПР) 3,2 процент тавыш җыйды.