Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новосибирскида «Татар кызы-2024» өлкә конкурсы узачак

0

23 мартта 14.00 сәгатьтә Новосибирск шәһәренең Г.В. Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йортында «Татар кызы-2024» өлкә конкурсы узачак. Бу хакта «Новосибирск өлкә татар мәдәният үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итәләр.

Конкурста Новосибирск шәһәре һәм өлкә татар кызлары катнашачак. Бәйге татарларның милли, мәдәни традицияләрен пропагандалау, үсеп килүче буынга гаилә кыйммәтләрен тапшыру, татарларның әдәби, музыкаль сәнгатен һәм фольклорын популярлаштыру максатыннан уздырырыла.

Конкурсның рәсми өлеше 14.00 сәгатьтә Милли мәдәният йорты сәхнәсендә башланачак. Монда тамашачылар кызларның матурлыгын һәм сәләтен күрә алачак. Конкурс кысаларында татарча концерт була.

«Татар кызы» конкурсы Новосибирск шәһәрендә һәм өлкәсендә 2000 елдан бирле уза. Бу вакыт эчендә ул төбәкнең мәдәни тормышының чын бизәге булып өлгергән.

2017 елдан әлеге конкурс «Татар кызы» Халыкара конкурсының сайлап алу төбәк этабы булып тора.

Конкурсны Новосибирск өлкәсе мәдәният министрлыгы, «Новосибирск өлкә татар мәдәният үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, «Новосибирск өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе» җәмәгать оешмасы, Г. Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йорты һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *