Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Диния нәзарәте балалар өчен робототехника буенча бушлай дәресләр оештырырырга җыена

0

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга робототехника буенча бушлай дәресләр оештыру өчен акча җыю буенча акция старт алды. Робототехника түгәрәкләре мәктәп укучылары арасында популяр. Ләкин алар кыйммәт булу сәбәпле, аларга теләгән һәркем йөри алмый. Ә «Зәкят» хәйрия фонды йортында алар түләүсез булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр программасына робототехника, программалаштыру һәм электроника нигезләрен өйрәнү кергән. Балалар үз роботларын ясарга, аларны программалаштырырга һәм алар белән төрле сценарийлар эшләргә өйрәнәчәк. Дәрес барышында балалар логик фикерләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен һәм тырышлыкларын үстерәчәк.

Хәзер фондка дәресләрне оештыру өчен матди-техник база булдыруда ярдәм кирәк: кирәкле җиһазлар, робототехника җыелмалары, роботлар программалаштыру өчен ноутбуклар сатып алу, белемле инструкторларның хезмәтләре өчен түләү зарур.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *