Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Зеленоград татарлары автономиясе активистлары хәйрия чарасы уздырды

0

Зеленоград шәһәре татарлары автономиясе җитәкчесе һәм активистлары «Игелеклелек атлары» ассоциациясе белән берлектә инвалид балалар һәм әти-әниләр өчен хәйрия чарасы уздырган. Ул Май чабу – Масленица бәйрәменә багышланган. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк җәмәгать оешмасы сайтында хәбәр итәләр.

Бәйрәм саф һавада узган. Балалар ат һәм понига атланып йөргән, чанада шуган.

Күңел ачудан соң барысын да баллы өстәл артына чакырганнар, кайнар коймак һәм чәй белән сыйлаганнар.

Чара азагында кунаклар инвалидларга битараф булмавы, бәйрәмне уздыруы өчен «Игелеклелек атлары» ассоциациясе җитәкчесе, Зеленоград татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Шамил Какушкинга рәхмәт белдергән. Аңа рәхмәт хаты да тапшырганнар.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *