Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Екатеринбургта тематик ифтарлар сезонын татар кичәсе белән ачтылар

0

Свердловск өлкәсендә тематик ифтарлар уздыру матур традиция булып оешкан. Быел тематик ифтарлар сезоны татар киче белән ачылган. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы сайтында хәбәр итәләр.

Бәйрәм оештыруны теге яки бу милли оешма яисә дипломатик вәкиллек үз өстенә ала. Кичә бу халыкның мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу форматында уза. Бу традицияне Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте дә (Үзәк мөфтият) күп еллар дәвамында саклый.

Кичәгә төп кунак буларак Урта Урал мөселман җәмгыяте аксакалы Рәис Нуриманов чакырылган. Аның әтисе совет елларында ук Свердловск шәһәренең рәсми булмаган муллаларының берсе саналган. Дистәләрчә еллар дәвамында традицион кыйммәтләрне саклау һәм үстерү белән шөгыльләнүче, диндәшләренең эшләрен кайгыртучы әлеге хөрмәтле кеше төбәк хакимияте белән әңгәмәдә медиатор булып чыгыш ясаган, диелә хәбәрдә.

Рәис Нуриманов барлык катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлаган. Мөселманнарга нык сәламәтлек, озын гомер, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм шушы изге көннәрдә күп игелекле гамәлләр теләгән.

Бу кичне Урал җирләрендә ислам тарихы, Урал татарлары тарихы, Свердловск өлкәсенең башка халыклары белән тату булып күп гасырлар яшәгән җирләреннән аерылгысыз тарихы турында күп сөйләшкәннәр.

Мәчеттә бер өстәл артында төрле дөнья халыклары очрашкан, гарәп илләреннән, Африка илләреннән, Көньяк Азия төбәгеннән килгән чит ил студентлары да, Үзәк Азиядән Россиягә эшкә килгән кешеләр дә, җирле халык та булган.

«Мондый интернациональ аралашу берләштерә, үзара татулык һәм башка традицияләргә һәм мәдәни үзенчәлекләргә хөрмәт идеяләрен ныгытырга һәм таратырга ярдәм итүче горизонталь бәйләнешләр булдыра. Рамазан аеның рухы шундый - дуслык, җылылык һәм үзара аңлашу. Ә алда - тагын бик күп тематик кичәләр!» диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *