Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Владимир Путин Россия өчен авылның әһәмиятле булуын онытырга ярамавын искәртте

0

Россия Президенты Владимир Путин, авылның һәм анда эшләүче кешеләрнең Россия өчен нинди әһәмияткә ия булуын онытырга ярамый, дип белдерде. Ил аларның гаҗәеп уңышлары белән горурлана, диде ул. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Без авыл һәм авылда эшләүче кешеләрнең безнең өчен нинди әһәмиятле булуы турында беркайчан да онытырга тиеш түгел. Без авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уңышлары белән горурланабыз, аларның уңышлары гаҗәеп. Мин хәзер саннарны атап тормыйм. Ләкин әле күптән түгел генә, берничә дистә ел элек, авыл хуҗалыгы продуктларының экспорты корал экспортына караганда артыграк булыр дигән уй башыбызга килә алмас иде», – диде Путин ышанычлы затлары белән очрашу барышында.

Очрашу Зур Кремль сараенда узды. Анда барлыгы 400 кеше чакырылган иде, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *