Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Гаилә елында Татарстан күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын камилләштерә

0

Гаилә елында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын үстерү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә һәм программалар гамәлгә ашыра. Бу хакта бүген Төбәк белән идарә итү үзәгендә туры эфирда ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә бөтен ил буенча бердәм күп балалы гаилә статусы билгеләнде. Бу – өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче гаилә. Без бүген Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын билгели торган җыелма эшлибез», – диде ул.

Быел Татарстан Республикасында озак еллар бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән, оныклар тәрбияләгән гаилә парларын хөрмәтләүгә багышланган чаралар узачак.

«Мондый гаиләләрне хөрмәтләүгә аерым игътибар бирәбез. Әгәр дә бу әни икән, аны «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләклибез, әгәр гаилә икән, димәк, әти белән әни кешенең өлешен бәяләп «Ата-ана батырлыгы» медале тапшырыла», – диде Зарипова.

Искәртик, 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин имзалаган указ нигезендә 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *