Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Фәрит Мөхәммәтшин фиджитал-волейбол булдыру мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушты

0
Фәрит Мөхәммәтшин фиджитал-волейбол булдыру мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушты

Казанда узган «Киләчәк уеннары»нда дисциплиналар арасында волейбол юк иде, гәрчә ул спортның иң популяр төрләренең берсе. ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышында оешма президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу ситуацияне төзәтү өчен йөкләмә бирде.

«Күптән түгел Татарстан «Киләчәк уеннары»н фиджитал форматында уздырды. Һәм миндә «Волейболыбыз кайда?» дигән сорау туды. Анда бу спорт төре тәкъдим ителмәгән иде. Бу хәлне төзәтергә кирәк», - дип белдерде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

Парламентарий искәрткәнчә, җәй көне Казанда БРИКС уеннары узачак - программага безнең республикада актив үсеш алган пляж волейболы керәчәк.

  • «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узды. Ачылу тантанасына республика башкаласына Россия Президенты Владимир Путин һәм ярышларда катнашучы кайбер илләрнең лидерлары килде.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *