Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстаннан Анастасия Захарова Төньяк полюста экспедициядә катнашачак

0
Татарстаннан Анастасия Захарова Төньяк полюста экспедициядә катнашачак

«Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе Бөтендөнья яшьләр фестивале программасы кысаларында Төньяк полюска экспедициядә катнашачак экспертларны сайлап алды. Татарстан Республикасыннан Анастасия Захарова конкурста җиңүчеләр рәтенә керде. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Конкурска барлыгы 2 меңгә якын гариза бирелгән. 15 кеше җиңүче булды, шул исәптән Татарстан делегатларының берсе.

  • Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 марттан 7 мартка кадәр Сириуста Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында узды.

Дәгъвачыларга профессиональлек критерийлары, сайланган өлкәдә белем тирәнлеге буенча берничә турда сайлап алу узарга туры килә. Берничә көн дәвамында катнашучылар команда интеллектуаль уеннарында үзләрен күрсәттеләр һәм «Росатом»ның Арктика экспедициясе программасы өчен иҗади һәм инновацион карарлар тәкъдим иттеләр.

«Мин үзем турында геолог буларак сөйләдем. Балтыйк шельфенда һәм Көнбатыш Себер тигезлегенең кырыс себер шартларында эш тәҗрибәм бар. Минем өчен бу безнең җирнең иң төньяк ноктасында 90 киңлектә булу өчен уникаль мөмкинлек, мондый мөмкинлеккә бик шатмын», - дип уртаклашты Татарстан җиңүчесе.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *