Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Гаяз Исхакыйның романнары Төркия газеталарында икешәр ай чыккан

0
Айзирәк Гәрәева-Акчура: Гаяз Исхакыйның романнары Төркия газеталарында икешәр ай чыккан

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура әйтүенчә, ХХ гасырда Төркия газеталарында язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның романнары басылып чыккан булган.

«Төркиядә 1930-1960 елларда чыккан «Соң почта» («Son posta») исемле газетада Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» («Tatarın kızı») романы чыккан. 1949 елның 29 сентябреннән башлап, 24 ноябрьгә кадәр һәр санда. Барлыгы 54 санда дәвам иткән. Әле шуны өстәргә кирәк, романны чыгара башлаганчы ике санда гәзитнең беренче битләрендә рәсемнәр белән игъланы бирелгән. «Бер-ике көн эчендә «Соң почта» нәфис бер роман башлый. Шаһанә бер кызның хисләр тулы тормышы. Иртәгә башлыйбыз…» кебек сүзләр язылган», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә.

Ул Төркиядә элек чыккан газеталарны укуын әйтте. «Төркиядә яшәгән татар галимнәре, шәхесләре күп язганнар, төрле вакыйга уңаеннан мәкаләләре, шулай ук әдәби әсәрләре басылган. Ул вакытта «газета романы» бастыру тәҗрибәсе киң таралган», - дип аңлатты.

«Романның беренче кисәге чыккан санның беренче битендә өченче белдерү: «Язган Гаяз Исхакый. Чын тормыштан алынган, зур бер мәхәббәт, хис, характер романы. Бүген икенче сәхифәбездә нәшер итә башлыйбыз». Электән үк төрек газеталары татарларга кагылышлы күләмле әсәрләр бастырган. Хәзер көндәлек сәяси-иҗтимагый газеталарда әдәби әсәрләр бирү әллә ни күзгә ташланмый», - диде журналист.

Аның фикеренчә, газета романнары арасында тарихилары шактый очрый. «Ни өчен бүгенге көндә Төркиядә сериал индустриясе популяр булды, дигәндә, аларда ул узган гасырда ук гәзит битләреннән башланган. Газеталар зур тиражлар белән чыккан. Димәк, укыганнар», - диде ул.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *