Уфаның «Нур» театрында «Мәхәббәт элмәге» комедиясе премьерасы була
Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында танылган татар драматургы Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт элмәге» эпатаж комедиясе буенча яңа спектакль әзерләнә.
«Сюжет буенча язучы Альберт Мурзинның фатирында көтелмәгән инцидент була, шуннан соң аның бөтен тормышы асты өскә килә. Спектакль, әлбәттә, мәхәббәт турында. Дөресрәге, язучы тормышында барлыкка килгән чын мәхәббәт турында», - дип сөйләделәр «Башинформ»га театр матбугат хезмәтендә.
Театр репертуарында шул ук автор Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» пьесасы буенча куелган спектакле зур уңыш белән бара. Спектакль «Нур» театры өчен беренче студия чыгарылышы артистларының юбилеена багышлана һәм алар өчен бенефис була.
Комедиядә Башкортстанның халык артистлары Рушат Мөдәрисов, Миннинур Сәитова-Гыйззәтуллина һәм Резидә Зарипова, атказанган артистлар Эльмир Газизуллин, Лияна Хәйретдинова, Айсылу Гомәрова һәм башка танылган артистлар уйный.
Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, рәссам - Полина Емельянова, композитор - Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Премьера 26, 27 мартка билгеләнгән. Спектакль 16 яшьлек һәм өлкәнрәк тамашачылар өчен каралган.