Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«САЛАВАТIK» мәктәбе кастинг игълан итте

0

2 апрель көнне «САЛАВАТIK» мәктәбенә кастинг була. Ул 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен оештырыла. «САЛАВАTIK» мәктәбендә татар теле дәресләре; хореография; актёрлык осталыгы; вокал көтәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар. Атнага ике тапкыр алар белән тәҗрибәле укытучылар татар телендә шөгыльләнәчәк һәм яраткан «САЛАВATIK»лар төркеменең вәкиле булырга мөмкинлек була. Барлык дәресләр дә бушлай үтәчәк.

Кастингта катнашу өчен: бию; татар телендә җыр (минус яки акапельно); татар телендә шигырь өйрәнеп килергә кирәк.

  • Түбәндә күрсәтелгән сылтама аша узып онлайн-анкетаны тутыру сорала.

Кастинг «ТАТМЕДИА» бинасы, Декабристлар урамы, 2 йорт адресында була. Һәркемне үзе сайлаган вакытта көтәләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *