Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

1 апрельдән Казан трамвайларында күчеп утыру тарифы арта

0
1 апрельдән Казан трамвайларында күчеп утыру тарифы арта

1 апрельдә Татарстан башкаласында «Трамвай 60 минут Күчеп утыру» тарифы бәясе бер сәфәр өчен 35 сумнан 38 сумга кадәр арта. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте Telegram-каналында хәбәр итә.

«Трамвай 60 минут Күчеп утыру 10 сәфәр» тарифы 350 сумнан 380 сумга кадәр арта. Бу тарифларның икесе дә пассажирга бер юнәлештә барганда бер сәгать эчендә чикләнмәгән санда күчеп утырырга мөмкинлек бирә.

Бу тарифларның берсен файдалану өчен аны транспорт картасын тулыландырган вакытта алдан ук сайларга кирәк. Тарифны картада ресурс булмаса гына алыштырырга мөмкин, дип искәрттеләр предприятиедә.

Фото: © Фото: t.me/metroelectrotranskzn











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *