Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«СалаваTik»лар «Зарядка ясыйм» җырына видео төшергән

0

«СалаваTik»лар сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, һәр иртәне зарядка белән башларга киңәш итә. Ютуб каналда аларның бүген «Зарядка ясыйм» җырына төшерелгән өр-яңа видеолары чыкты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Җырның сүзләрен Резеда Гобәева, көен Эльмир Низамов иҗат иткән. Әлеге җыр «Әкият» курчак театрында куелган «Тыпырдык» спектакле өчен махсус иҗат ителгән.

«Быел Россиядә Гаилә елы булса, «Салават күпере» журналында «Сәламәт гаилә» елы. Ел башыннан «Мин – спортчы» дигән фотобәйге башлап җибәрдек. Бәйге шартлары буенча, спорт белән шөгыльләнүче балалар үзләренең фотоларын редакциябезнең электрон почтасына җибәрергә тиеш. «Сәламәт гаилә» сәхифәсендә Салават исемле шук малай нәниләрне гаиләсе белән таныштыра һәм аларның нинди спорт төре белән шөгыльләнүен сөйли», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik»лар белән дә нәни тамашачыларыбызны зарядка ясарга җәлеп итә торган җыр яздырырга теләдек. Балалар иртән йокыдан авыр уяна. Балалар бакчасына җыенганда да, еш кына көйсезләнәләр. Мондый ситуация һәр балалы гаиләгә таныш. Менә шул вакытта «СалаваTik»ларның файдалы җырлары ярдәмгә килә дә инде. Әниләрдән: «Бала йокларга ятасы килми. Нәниләребезне «СалаваTik»ларның «Бәллү» җыры белән йоклатабыз», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Балалар көннәрен «Зарядка ясыйм» җыры белән, татарча җырлый-җырлый зарядка ясап, елмаеп башласалар, без бик шат булыр идек», – ди ул.

«СалаваTik» булырга хыялланучы балалар өчен «СалаваTik» мәктәбе ачылачагын хәбәр иткән идек инде. 2 апрель көнне әлеге мәктәпкә керү буенча кастинг үтә. 4-8 яшьлек талантлы балаларны үзебезнең мәктәпкә чакырып калабыз. Укулар 4 юнәлештә узачак: татар теле, хореография, актёрлык осталыгы һәм вокал. Барлык дәресләр дә татар телендә һәм бушлай үтәчәк. Атнага ике тапкыр тәҗрибәле укытучылар балалар белән шөгыләнәчәк», – дип яңалыклар белән дә бүлеште Зилә Фәйзуллина.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *