Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Әүһәдиев апрельнең икенче декадасында Татарстанда кар тулысынча эреп бетәчәген әйтте

0
Әүһәдиев апрельнең икенче декадасында Татарстанда кар тулысынча эреп бетәчәген әйтте

Татарстанда кар мартның соңгы көннәрендә, республикада тотрыклы югары температура урнашкач актив рәвештә эри башлаячак. Климатик норма буенча, кар апрельнең икенче декадасында тулысынча эреп бетәчәк. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Тимур Әүһәдиев шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта карның акрын эрүе антициклон белән бәйле. Нәкъ менә аның йогынтысында көндез температура нульдән югары күтәрелә, ә төнлә нульдән түбән төшә.

Әмма киләсе атнада киләчәк яңгырлар кар эрүен тизләтер дип көтелә, диде белгеч.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *