Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Казанда уртача хезмәт хакы айлык ипотека түләвеннән түбәнрәк булуы ачыкланган

0

Казан - уртача хезмәт хакы күләме айлык ипотека түләвеннән түбәнрәк булган миллионлы шәһәрләр арасында дүртенче урында. Бу хакта «Циан.Аналитика» мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Уртача хезмәт хакы алучы казанлыларга айлык түләүне каплау өчен 15,6 мең сум җитми. Ике күрсәткеч арасында иң зур аерма Мәскәүдә, анда ипотека буенча түләү хезмәт хакыннан – 27,3 мең, Санкт-Петербургта 15,9 мең сумга югарырак. Дүртенче миллионлы шәһәр – Түбән Новгородта хезмәт хакы 3,2 меңгә кимрәк.

Ил буенча уртача алганда мондый шәһәрләрдә ипотека бик азында гына хезмәт хакыннан түбәнрәк – аерма 3,6 мең сум тәшкил итә.

«Исәп-хисаплар күрсәткәнчә, ипотеканы уңайлы түләү өчен сатып алучының кереме шәһәрдәге уртачадан югарырак булырга тиеш. Сатып алучы фатирны үзе генә алган очракта бу барлык миллионлы шәһәрләр өчен дә актуаль, чөнки торак кредитын түләгәннән соң калган акча хәтта яшәү минимумына да җитми», - дип искәртте «Циан.Аналитика» белгече Елена Лапшина.

Белгеч фаразлавынча, алга таба Россиядә төп ставка күрсәткече түбәнәячәк, бу россиялеләргә рефинанслау үткәрергә һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *