Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Татарстанда «Нурлы Рамазан» бәйгесе кысаларында 52 урын бизәлгән

0
Татарстанда «Нурлы Рамазан» бәйгесе кысаларында 52 урын бизәлгән

Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлде: болар – шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар.

Шунысы игътибарга лаек, быел бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр аеруча актив катнашты. Андыйлар – 17 катнашучы, нигездә алар Кукмара районыннан (7 гариза). Шулай ук Яшел Үзән һәм Саба районнарыннан катнашучылар бар (өчәр гариза). Кукмара мөхтәсибәтендә шәхси секторда тулы бер урамны бизәгәннәр. Бу юлы шулай ук мәчетләр һәм мөселман белем бирү учреждениеләре дә узган елга караганда күбрәк – аларның 28 катнашучысы Казаннан, Яр Чаллыдан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Чирмешән, Нурлат мөхтәсибәтләреннән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гариза җибәрүчеләр арасында кабат катнашырга теләүчеләр дә бар: шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә.

Бәйгедә шулай ук 7 җәмәгать урыны катнаша. Болар – Актаныш районындагы «Таңсылу» банкет залы, Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчете каршындагы «Halal food» кафесы, шулай ук Кукмара районындагы «Хәләл» кибете, Питрәч мөхтәсибәтенең Габдрахман ибне Гауф исемендәге мәчете һәм Саба районындагы «Империя Цветов» һәм Казанның «Казпринт» компаниясе, Түбән Кама районындагы «Давай меняться» своп-маркеты. Алар дин кардәшләребезне каршы алып, аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен үзләренең керү юлларын бизәде.

Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе икенче тапкыр оештырыла. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырылды. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр иде.

Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *