Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

«Яз гүзәле-2024» бәйгесенең финалы Гаилә елына багышланган

0
«Яз гүзәле-2024» бәйгесенең финалы Гаилә елына багышланган

Казанның «Пирамида» концертлар залында студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы башланды. Быел ул Гаилә елына багышланган һәм «Гаилә - гомер бишеге» слоганы астында үтә. Финалда Россия төбәкләреннән һәм 30 кыз «Яз гүзәле» титулы өчен көч сынаша.

Финалист кызларны проектны җитәкләүче Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде.

«Яз гүзәле» проекты татар тарихы, гореф-гадәтләре, теле аркылы яшьләргә рухи үсеш бирүдә булыша. Әгәр дә дә без шул максатка ирешсәк, бик әйбәт булыр иде. Барыгызга да бу проектта ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Без Казанның иң зур залында. Монда да урыннар җитми, бәлки икенче елга «Казан Экспо»ны алырбыз», - диде ректор.

Россия Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов үз тарихын белмәгән студент - студент түгел, дип белдерде. 


«Иң матур, уңган-булган кызлар бүген сәхнәдә. Алар кыю, чөнки сәхнәгә чыгу - ул кыюлык. Аларга рәхмәт. Үзенең телен, гореф-гадәтләрен, тарихын белмәгән студент ул студент түгел», - диде Илдар Гыйльметдинов.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

«Оештыручыларга зур рәхмәт. Сез 15 ел дәвамында шундый зур тантана оештырасыз. Без бәйгенең үсүен күрәбез. Ул катнашучылар саны буенча гына түгел, тамашачылар саны буенча да арта», - дип сөйләде яшьләр эшләре министры.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *