Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Дәүләт Советы куркыныч производствода үсмерләр хезмәте турындагы законны эшләп бетерәчәк

0

Татарстан Дәүләт Советы Россия Хезмәт кодексының 265нче маддәсенә үзгәрешләр кертү буенча закон инициативасы әзерләде. Закон проекты нигезендә, әлеге маддәне яшүсмерләргә 16 яшьтән 18 яшькә кадәр куркыныч производстволарда эшләргә рөхсәт итә торган яңа өлеш белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

«Маддәне 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге затларның хезмәтен тиешле һөнәр буенча производство практикасы узу өчен сроклы хезмәт килешүе буенча зыянлы һәм куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә куллану мөмкинлеген күздә тоткан дүртенче өлеш белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Шулай ук аларны урта һөнәри белем алганнан соң үзләре практика узган оешмага эшкә урнаштыру очрагында», - диелә аңлатма язуында.

Шул ук вакытта, РФ Хөкүмәте җитештерү практикасы кысаларында яки һөнәри әзерлек узганнан соң 16-18 яшьлек үсмерләрне «зыянлы» предприятиеләрдәге эшләрдә катнаштыру шартларын билгеләр дип көтелә.

Закон инициативасы ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды һәм профсоюз вәкилләре, җәмәгать эшендә катнашучылар тарафыннан хупланмады. Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты хакында тагын бер тапкыр фикер алышу һәм аны эшләп бетерү өчен өстәмә киңәшмә үткәрү турында карар кабул ителде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *