Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Мәскәү Мемориаль мәчете каршындагы «Рамазан чатыры»нда гаилә һәм сәламәтлек кичәсе узды

0

Мәскәүнең Мемориаль мәчете каршында оештырылган «Рамазан чатыры»нда гаилә һәм сәламәтлек кичәсе узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәнең рәсми программасы «Талантлар академиясе» мәдрәсәсе шәкертләре белән Рамазан чатыры гимнын башкару белән башланды.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов, кичә кунакларына мөрәҗәгать итеп, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм табибның һөнәр генә түгел, ә вазифа булуын да искәртте.

Ул табиблык һөнәре турында Изге Коръәндә дә телгә алынуын билгеләп үтте һәм Әл Маидә сүрәсеннән өзек китерде: «...кеше тормышын саклап калучы әйтерсең бөтен кешелек тормышын саклап калачак». «Бу аять табибларның исламда аерым роль уйнавын күрсәтә», - диде Рушан Әббәсов.

Рушан хәзрәт билгеләп үткәнчә, пандемия вакытында бөтен дөнья табибларның кеше тормышын саклап калу өчен нинди корбаннарга баруын кабат искә төшерде.

Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы сәламәтлек саклау комитетына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшен уңышлы дәвам итүен теләде.

Кичә дәвамында чатыр кунакларын 1186нчы мәктәпнең «Талантлар академиясе» һәм «Балкыш» балалар иҗат коллективлары иҗади номерлар белән куандырды.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары, «РЖД-Медицина» Үзәк клиник хастаханәсе баш табибы Рәфыйк Шабуров кичә кунакларына Изге Рамазан аенда ураза тотуның Коръән һәм медицина күзлегеннән үзара элемтәләре турында сөйләде. Ул уразаның кеше сәламәтлегенә зыяны хакындагы популяр мифларны кире какты, шулай да хроник авырулары булган кешеләрне, Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килгәнлектән, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска чакырды.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *