Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка һәйкәл куелачак

0

Март башында Кырым Республикасының Ялта шәһәр Советы тарафыннан Советлар Союзы Герое, Ялтаның мактаулы гражданины Гали Мәҗитовның истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул ителде. Аның бюсты Ялтаның 9нчы урта мәктәп-лицее янындагы скверда урнаштырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объектны, Ялтаның немец-фашист илбасарларыннан азат ителүенә 80 ел тулуга багышлап, 2024 елның язында ачарга ниятлиләр.

Искәртеп узабыз, 2023 елның октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Ялта Хөкүмәте җитәкчелеге бюстны урнаштыру мәсьәләсе хакында фикер алышкан иде. Бюстны әзерләү, урнаштыру һәм аның тирәсендәге участокны төзекләндерү эшләрен Татарстан Республикасы үз өстенә алачак.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *