Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Актанышта утын әзерлиләр

0
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Актанышта утын әзерлиләр

Актаныш районында елдан артык утын кисү өмәләре оештырыла. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләү өмәсенә авыл җирлеге башлыклары да кушылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләүгә районыбызның барлык оешма-предприятиеләре җәлеп ителде.

Хезмәт коллективларындагы кулында көч бар һәммә ир-егет үзләренең эш кораллары - бензин пычкылары белән каты көнкүреш кадыклары полигонына кайтарылган агачларны кисүдә үз өлешен кертте.

Әлеге утын түмәрләрен шунда ук махсус техникалар белән йөк машиналарына төяп хәрбиләрнең гаиләләренә илтәләр.

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев әйтүенчә, быел 100дән артык гаилә утын белән тәэмин ителде. Хакимияткә ярдәм сорап гариза язган 12 гаиләгә дә тиздән экологик чиста ягулык кайтарылачак.

«Язгы пычраклар башланганчы бу эшне төгәлләргә уйлыйбыз. Бүген авыл башлыклары белән бу изге эшкә җыйналдык. Куелган максатка тиз арада ирешербез дип уйлыйм», - диде ул.

Ир-егетләр генә түгел, хатын-кыз җитәкчеләр дә өмәгә үз көчләрен кертә. Утын кисүчеләрнең ял вакытына туры китереп кайнар чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйларга килгәннәр.

»Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту - авыл җирлеге башлыгының төп вазыйфасы ул хәзер. Уразай җирлегеннән 6 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрен утын белән тәэмин иттек. Утынны «Нур» хуҗалыгы техникалары белән кайтарттык. Бүгенге өмәгә дә җитәкчеләргә ярдәм итәргә теләп килдек», - ди Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова.

Фото: Ләйсән Газизова, http://aktanysh-rt.ru/











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *